ТР Алабуга һәм Менделеевск районнары территориясендә электр челтәре комплексы реконструкцияләнгән

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Татарстанның Алабуга һәм Менделеевск муниципаль районнары территориясендә, 500 кВ Щёлоков подстанциясе тирәсендә урнашкан электр челтәре комплексы инспекцияләнә. 

Ведомствоның Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары объектны реконструкцияләгәндә хокук бозулар булу-булмавына йомгаклау тикшерүен үткәрәләр. 

Техник йөкләмә буенча төзүче – «Сетевая компания» АҖ тарафыннан  110 кВ Тойма-2 – Кама яны һава линиясенә карата объектка реконструкция уздырылган.

Эшләр 2023 елның июлендә башланган. Һава линияләренең озынлыгы 389 м тәшкил итә, егәрлеге – 110000 В.

Техник заказчы – «КЭР-Промстрой» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Комплексное ЭнергоРазвитие-Инжиниринг» ҖЧҖ. Подрядчы – «Инжиниринг» ҖЧҖ.

Тикшерү уңай тәмамланган очракта, төзүчегә проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International