2023 елның 1 октябреннән 25 ноябренә кадәр «Бердәм Россия» «Россия Конституциясенә 30 ел – үзеңне тикшереп кара!» Бөтенроссия онлайн-конкурсын үткәрә.
Аны үткәрү гражданнарны хокукый яктан агарту һәм аларның игътибарын Конституцияне өйрәнү кирәклегенә җәлеп итү белән нигезләнә.
Конкурс тест булып тора, анда һәр сорауга җавап бирү өчен бер минут вакыт бирелә. Катнашучыларга Конституция нигезләре турындагы сорауларга җавап бирергә туры киләчәк.
Тестны үтү өчен 10 минут вакыт бирелә. Бу үз Ватанының хокукый нигезләрен белгән кешенең дөрес җавап бирүе өчен җитәрлек булып тора.
Үз белемнәрен сынап карау һәм бүләк өчен көрәшү максатында әлеге зур акциягә патриотлар һәм башка кешеләр дә кушыла.
Җиңүчеләр – кыйммәтле бүләкләр, ә тестны узган һәр катнашучы электрон сертификат алачак.
Онлайн-конкурска нәтиҗәләр 30 ноябрьгә кадәр ясалачак.
Хәзерге вакытта конкурста 3 миллионнан артык кеше катнашкан. Татарстаннан
40 000 артык кеше кушылган.
♦ Быел илнең төп законы – РФ Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тула. Һәр гражданин конституцион төзелешнең нигезләрен белергә тиеш: ни өчен парламент кирәк, хөкүмәт ничек формалаша һәм президент нәрсә эшли.
► «Россия Конституциясенә 30 ел – үзеңне тикшереп кара!» онлайн-конкурсына сылтама: constitution.er.ru.