Чаллыда Яшьлек проспектында яңа йорт төзелде

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Чаллы шәһәренең 63 микрорайонындагы Яшьлек проспектында тышкы инженерлык челтәрләре булган 3/10 номерлы күп катлы торак йорт, 3 этап» объектын тикшерә.

Йорт төзелеше 2020 елның августында башланган. Анда – 10 кат, 78 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 4369,10 кв. метр.

Төзүче: «Комфортное жильё 3» МТ ТТК ҖЧҖ. Генераль подрядчы: «Комфортное жильё» ҖБ ҖЧҖ.  Проектлаучы: «Энергогражданпроект» ПИ ҖЧҖ. Техник заказчы: «Комфортное жильё» ТТК ҖЧҖ.

Исегезгә төшерик, 2023 елның 6 октябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе  «Чаллы шәһәренең 63 микрорайонындагы Яшьлек проспектында тышкы инженерлык челтәрләре булган 3/10 номерлы күп катлы торак йорт, 1 этап» объектына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде. 10 катлы йортта 77 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 4370,80 кв. метр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International