ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Чаллы шәһәренең Виктор Поляков урамында урнашкан 63 микрорайондагы 63-04 һәм 63-14 номерлы яңа торак йортларны тикшерә.
Ведомствоның Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары тарафыннан тикшерү предметы булып, проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килергә тиеш булган барлык төгәлләнгән төзелеш эшләре торды.
Тикшерү кысаларында шулай ук санитар-эпидемиологик чаралар, янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен файдалану мөмкинлеген тәэмин итү буенча чаралар үтәлеше тикшерелде.
Күпфатирлы торак йортлар төзелеше 2021 елның көзендә башланган. Бу зур панельле йортлар, аларда торак булмаган биналар һәм тышкы инженерлык челтәрләре урнаштырылган. Аларның һәрберсендә – 18 кат, 170 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 8317,80 кв. метр. Һәр бинаның мәйданы – 13128 кв. метр.
Объектларны төзүче – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Проектлаучы – «Домкор Проект НЧ» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Домкор Строй» ҖЧҖ.
63-14 номерлы яңа торак «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында төзелгән һәм «Социаль ипотека» дәүләт программасында катнашучылар өчен билгеләнгән. 63-04 номерлы йорт «КАМАЗ» ГАҖ тапшырылган.
Өлешле төзелеш объектлары әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектларга проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәләре биреләчәк.