Хөрмәтле дуслар!
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы исеменнән сезне бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!
Елдан ел без бу көннең асылын аңлауга тагын да җаваплырак карыйбыз. Чөнки бүген илебезнең хәзергесе һәм киләчәге нәкъ менә бездән, безнең үзара аңлашып һәм бердәм булып, көчләребезне берләштерә белүебездән тора.
Россияне үстерү, аның данын һәм куәтен арттыру, илебезнең даһи мәдәни, рухи һәм табигый байлыкларын саклау – безнең кулда. Дәүләтебезнең тарихын һәрвакыт исегездә тотыгыз, аны оныкларыгызга һәм аларның балаларына җиткерегез. Ата-бабаларыбыз васыять итеп калдырган бәһасез мирасны саклап тотыгыз һәм арттырыгыз.
Барыгызга да ныклы сәламәтлек, көч һәм түземлек, тынычлык һәм һәр нәрсәдә татулык телим. Һәр йортка бәхет һәм иминлек насыйп булсын!
Татарстан Республикасының Дәүләт
төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе
В.Р. Нәҗмиев