ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Түбән Кама шәһәрендә «ТАНЕКО» АҖ «Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы»ның азот станциясе тит. 1026 (секция 7202), Компрессорлы һава тит. 1080 (секция 7103)» объекты буенча проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирергә әзерләнә.
Шушы көннәрдә биредә республика ведомствосының Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары тарафыннан йомгаклау тикшерүе уңай тәмамланды.
Исегезгә төшерәбез, объект төзелеше башлануы турында 2022 елның октябрендә хәбәр ителде. Төзүчегә ярашлылык турында бәяләмә бирелгәннән соң, станцияне файдалануга тапшыруга әзерләячәкләр.
Җайланма «ТАНЕКО» АҖ технологик объектларын азот, техник һава һәм КИП һавасы белән тәэмин итү максатыннан төзелгән.
Аның бинасы – ике катлы, гомуми мәйданы 5167 кв. метр. Эш режимы – ел әйләнәсе, өзлексез, ике сменалы, дүрт бригадалы. 23 кешелек штат каралган, шул исәптән төп персонал – 9 кеше һәм ярдәмчеләр – 13.
Азот станциясе территориясендә биш машина-урынга парковка урнашкан.
Төзүче – В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ. Подрядчы – «Татнефтехиммонтаж» идарәче компаниясе» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы: «Нефтехимпроект» ААҖ.