Казан шәһәренең Идел буе районында Шаляпин урамында урнашкан торак булмаган биналары һәм паркингы булган күпфатирлы торак йортка карата ТР ДТК инспекциясенең күчмә йомгаклау тикшерүе бара.
Җир асты парковкасы белән йорт төзелеше 2021 елның маенда башланган. Торак бинаның катлар саны – 6-9, җәмәгать билгеләнешендәге биналар өчен корылмалар – 1-2. Тикшерелә торган объектның гомуми мәйданы – 12846,87 кв. метр.
Фатирлар саны – 97, шул исәптән бер бүлмәле – 43, ике бүлмәле – 37, өч бүлмәле – 17. Аларның гомуми мәйданы 5936,88 кв. метр тәшкил итә.
Җир асты автостоянкасы 93 машина-урынга исәпләнгән, шул исәптән 10 – инвалидлар өчен, алар ишегалды территориясендә дә бүлеп бирелгән.
Объектны төзүче – «Каз Дом Строй» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Профит груп» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Алтима» ҖЧҖ. Проектлаучы – «АДТ-Проект» ҖЧҖ.
Хәзерге вакытта паркинглы торак йорт югары дәрәҗәле әзерлектә тора. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк. Аннары аны файдалануга тапшырачаклар.