Теләче авылында «Олимп» яшьләр үзәге файдалануга тапшырырга әзер

2023 елның 1 ноябре, чәршәмбе

2023 елның 1 ноябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе республиканың Теләче муниципаль районы Теләче авылындагы «Олимп» яшьләр үзәгенә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде. Объект файдалануга кертүгә әзер.

Фатыйх Хөсни урамы, 6А йорт адресы буенча урнашкан объект бинасы өч катлы. Аның гомуми мәйданы 2942,60 кв. метр тәшкил итә. Үзәкнең функционалына яшьләр белән төрле юнәлешләр буенча эш керә. Биредә очрашулар, лекторийлар, кибер киңлек, бию һәм акт заллары, шулай ук яшьләр өчен остаханәләрнең киң челтәре булдырылачак. Шулай ук Теләче районы территориясендә федераль волонтерлык программаларын гамәлгә ашыру да планлаштырыла.

Социаль-мәдәни көнкүреш объектын төзүче – Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының«Олимп» яшьләр үзәге МБУ. Ул яшьләр һәм балалар иҗтимагый оешмаларына, студентлар үзидарә органнарына һәм аларның җирле хакимият органы белән үзара хезмәттәшлегенә ярдәм итүне тәэмин итә.

Төзелеш контролен техник заказчы «Татарстан Республикасының Төп инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ башкарган. Проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП. Подрядчы – «Стройсервис» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International