Татарстан Республикасы «Россия» халыкара күргәзмә-форумында катнашачак

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

2023 елның 4 ноябрендә ВДНХ территориясендә «Россия» халыкара күргәзмә-форумы ачылачак. Анда Россия Федерациясе субъектлары, федераль башкарма хакимият органнары, эре корпорацияләр, иҗтимагый оешмалар һәм чит илләр катнашачак. Ул 2024 елның 12 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

«Россия» халыкара күргәзмә-форумы – илнең мөһим казанышларын җыячак мәйданчык. Россиянең 89 төбәге арасында илнең икътисадый үсешенә зур өлеш кертүче Татарстан да үз презентациясен күрсәтәчәк. Республикада тарихны, традицияләрне хөрмәт итеп кенә калмыйлар, ә киләчәккә актив, уңышлы омтылалар.

Татарстан Республикасы 130,70 кв. м мәйданда экспозиция күрсәтәчәк, аның төп аудиториясе – студентлар, мәктәп укучылары, балалы гаиләләр, чит ил туристлары булачак. Экспозиция нигезендә орнаментлы сфера рәвешендә бизәлгән күп функцияле киңлек булдыру идеясе ята.

Чарага танылган эшкуарлар, җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, укытучылар, журналистлар, телевидение алып баручылары, блогерлар, мәдәният һәм иҗат өлкәсе вәкилләре, спортчылар, шулай ук Россия Федерациясе геройлары чакырылган.

Күргәзмәдә стендның кыскача программасы:

- 5 ай дәвамында Татарстан турында роликлар әйләнәчәк;

- 4 ноябрь – күргәзмә ачылышы, анда 2024 елның февралендә Казанда узачак «Киләчәк уеннары» презентациясе, шулай ук «Туган Батыр» мультфильмы төп вакыйга булачак;

- балалар өчен конкурс узачак, анда татар китаплары, стикерпаклар уйнатылачак, китап авторы катнашында презентация узачак;

- 2 декабрь – Төбәк Көне. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясаячак. ТР танылган артистлары катнашында концерт программасы оештырылачак;

- «Знание» җәмгыяте проекты территориясендә «Татарстан казанышлары» ачык лекциясе узачак.

Россия Президенты Владимир Путин: «Россия – ачык ил һәм шул ук вакытта үзенчәлекле цивилизация. Бу сүзләрдә аерымлык һәм өстенлек турында бернинди дә дәгъва юк, әмма бу цивилизация – безнең өчен иң мөһиме. Аны безгә ата-бабаларыбыз тапшырган, ә без аны киләчәк буыннарыбыз өчен сакларга һәм алга таба тапшырырга тиешбез».

♦ «Россия» халыкара күргәзмә-форумы

♦ РФ Президенты Указы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International