ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе түбәндәге объектларга проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде:
♦ Чаллы шәһәренең Яшьлек проспекты буенча 69 микрорайонда тышкы инженерлык челтәрләре булган күпкатлы торак йортлар составында комплекслы төзелеш. 69-41-2 номерлы торак йорт (2 төзелеш этабы).
Зур панельле 69-41-2 номерлы торак йорт төзелеше 2021 елның сентябрендә башланган. Андагы катлар саны – 11. Булачак хуҗалары өчен гомуми мәйданы 10102,70 кв. метр булган 199 фатир төзелгән. Бинаның бөтен мәйданы – 14287,40 кв. метр. Төзүче һәм техник заказчы булып «Домкор» МТ ҖЧҖ тора. Проектлаучы – «Домкор Проект НЧ» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Домкор Строй» ҖЧҖ.
♦ Чаллы шәһәренең 62 микрорайонында 5 катлы торак йорт.
62-22 номерлы йорт төзелеше 2022 елның октябрендә башланган («Академик» торак комплексы). Җылытылган һәм тышкы кирпечтән салынган йорт, җир асты өлеше бар. Бинаның бөтен мәйданы – 4570,20 кв. метр. Анда 50 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 3203,80 кв. метр. Объектны төзүче – «Челны-Град Групп» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Казан финанс-төзелеш консалтингы» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – ШЭ Агрусев Дамир Рамил улы. Проектлаштыручы – «Зилант проект-төзелеш компаниясе» ҖЧҖ.
Йортларның икесе дә файдалануга тапшырылырга әзер.