2023 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә ведомство җитәкчесе Василий Александрович Кудряшовны лаеклы ялга озатуга багышланган тантаналы чара узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Камил улы Нигъмәтуллин һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Мансур улы Айзатуллин катнашты.
Алар Василий Кудряшовка эшенә җаваплы һәм намуслы мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерделәр, төбәкнең төзелеш өлкәсендәге һөнәри уңышларын искә төшерделәр, ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм тормышта иминлек теләделәр.
Республика ведомствосын Василий Кудряшов 2011 елның августында җитәкли.
«Хезмәттәге аермалык өчен», «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Махсус икътисадый зоналар белән идарә итү буенча федераль агентлык, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш һәм сәүдә министрлыгы, «Махсус икътисадый зоналар» ААҖ мактау грамоталары белән бүләкләнгән. «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исеме бар.
Шул ук көнне ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективына аның яңа җитәкчесе тәкъдим ителде. Ул – Нәҗмиев Вәли Рифар улы.