ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Көек авылына янәшә ике яңа йортка актыккы тикшерү уздыра

2023 елның 27 октябре, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге республиканың Питрәч районы Көек авылының төньяк-көнбатышында урнашкан «Яшьлек» микрорайонындагы 37 һәм 38 нче йортларны тикшерүгә кереште.

Бу төзелешнең икенче чиратына караган йортлар, аларны төзүче һәм генподрядчы булып «Бриз» төзелеш компаниясе ҖЧҖ тора.

Объектларның техник заказчысы – «Садака» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан республика иҗтимагый оешмасы.

Йортлар төзелеше 2021 елның октябрендә башланган. Аларның биналары дүрт катлы, кирпечтән, каркассыз, терәк диварлары озынчага урнашкан. Фундаментлары – тасмалы монолит тимер-бетон. Диварлары – кирпечтән. Бүлге плитәләре, баскыч маршлары һәм мәйданчыклары – җыелма тимер-бетон. Түбәсе – суы эчтән ага торган яссы.

37 нче йортта фатирлар саны – 45, гомуми мәйданы – 1103,70 кв. м, 38 нче йортта гомуми мәйданы 735,80 кв. м булган 30 фатир бар. Йорт яны территориясе төзекләндерелгән. Хәзерге вакытта объектлар югары әзерлек дәрәҗәсендә.

Исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 14 сентябрьдә – 34 нче йортка, ә 4 октябрьдә – Көек авылы янындагы «Яшьлек» микрорайонындагы 35 нче һәм 36 нчы йортларга проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International