2023 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт хезмәткәрләренең аттестациясе узды.
Бу көнне аны сигез кеше үтте. Алар – Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзү һәм реконструкцияләүне күзәтү буенча территориаль орган, автомобиль юлларын һәм транспорт корылмаларын төзү һәм реконструкцияләүне күзәтү буенча территориаль орган, тикшерүләр һәм сынаулар үткәрүне күзәтү буенча территориаль орган, өлешле төзелешне контрольдә тоту бүлеге, җыелма анализ һәм мәгълүмат технологияләре бүлеге, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге дәүләт хезмәткәрләре.
Аттестация комиссиясе составында Инспекция җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы И.Ф. Сафиуллин, Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзү һәм үзгәртеп коруга күзәтчелек буенча территориаль орган җитәкчесе Д.А. Мильгунов, Хокук эше һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе Ш.Н. Рәимов, дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибе үтәлешен контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе И.А. Кәримова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы А.З. Игнатьева, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе С.Ю. Яковенко (аттестация комиссиясе секретаре) катнашты.
Комиссия эшендә шулай ук Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы доценты Н.В. Волкова катнашты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының төзелеш җитештерү технологиясе кафедра мөдире Р.А. Ибраһимов катнашты.
Һәр хезмәткәр вазыйфасына туры килү-килмәүгә карата өч елга бер тапкыр аттестация уза. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге оештырды.