Казанның «Салават күпере» торак районында 1-3-2 номерлы йортка бәяләмә бирелде

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 26 октябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның «Мәхәббәт» торак комплексындагы («Салават Күпере» торак районы) 1-3-2 номерлы яңа йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

9-17 катлы 1-3-2 номерлы торак йортта 168 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 8858,50 кв. метр. Йортта офис биналары өчен катлар каралган. 

Объектны төзүче – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль проектлаучы – «АБ 1 архитектура бюросы» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «АК Барс Строй» ҖТК ҖЧҖ.

Яңа торак төзелеше объекты «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында төзелгән һәм «Социаль ипотека» дәүләт программасында катнашучылар өчен билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, 20 октябрьдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 1-3-1 һәм 1-3-3 номерлы торак йортларга проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International