2023 елның 4 октябреннән 4 ноябренә кадәр «Достижения.РФ» (https://xn--d1acchc3adyj9k.xn--p1ai/) сайтында төрле өлкәләрдә ил төбәкләренең казанышлары өчен тавыш бирү үткәрелә.
Сайтта Татарстан объектлары исемлеге тәкъдим ителгән – алар өчен тавыш бирергә кирәк булган 15 объект бар.
- Россиядә беренче фестиваль хәрәкәте, ул 2016 елдан ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе патронаты астында эшли: «Созвездие – Йолдызлык» фестивале;
- Ел саен ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза торган эшче яшьләр иҗаты фестивале: «Наше время – Безнең Заман» фестивале;
- Татарстан – Бөтендөнья урам мәдәнияте үзәге: «COMBOnation» урам сәнгате фестивале;
- Россиянең цифрлы башкаласы: Иннополис шәһәре;
- Тарихи-мәдәни мирасны саклау: Бөек Болгарның һәм «Зөя» утрау-шәһәрчегенең яңадан торгызылуы;
- Балаларны өч телдә укытуның уникаль моделе: «Адымнар» полилингваль мәктәбе;
- Төбәкнең сәнәгать җитештерүләрен үстерү драйверы: «Алабуга» махсус икътисадый зонасы;
- Европадагы иң эре химия предприятиеләренең берсе: «Аммоний» АҖ заводы;
- Тармакта вертолетлар булдыруның тулы циклын гамәлгә ашыручы бердәнбер предприятие: Казан вертолет заводы;
- Россиянең иң эре авиация сәнәгате предприятиеләренең берсе: С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы;
- Уникаль күперләр һәм автомобиль юллары бөтен Россияне диярлек тоташтырды: Яңа транспорт инфраструктурасы;
- Аграр продукция җитештерүнең тарихи нәтиҗәләре: Алдынгы авыл хуҗалыгы төбәге;
- Татарстан Республикасы – Россиянең иң спортчы төбәкләренең берсе: Дөньякүләм спорт аренасы;
- Россиянең иң зур экстрим-паркы: «УРАМ»;
- Туристлар өчен иң кызыклы төбәкләрнең берсе: Туристлы Татарстан.
♦ Тавыш бирү өчен сылтама буенча үтәргә, төбәкне сайларга һәм Татарстан Республикасының теге яки бу объекты өчен тавыш бирергә кирәк:
► https://xn--d1acchc3adyj9k.xn--p1ai/achievements/region