2023 елның 25 октябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Алабугадагы яңа объектларга проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Шушы көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Алабугада «Көньяк парк» торак комплексының яңа йортларын төзүнең 2 һәм 3 этапларын тикшерде. №3, №4, №5, №6, №7, №8 торак йортлар тикшерелде.
Объектларны төзүче – «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ. Генераль подрядчы һәм проектлаучы – «Алабуга Девелопмент» ҖЧҖ.
Барлык йортлар да – биш катлы. №3 һәм №4 һәркайсы – 6630,10 кв. м, №5, №6, №7, №8 – 6564,02 кв. м.
Аларның һәрберсендә фатирлар саны – 96. 3 һәм 4 нче йортлардагы фатирларның гомуми мәйданы – 3778,70 кв. м, №5, №6, №7, №8 йортларда – 3683,64 кв. м.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан йомгаклау тикшерүе искәрмәләрсез узды. Йортлар файдалануга тапшырылырга әзер.
Исегезгә төшерик, быелның 4 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Алабугадагы «Южный парк» торак комплексында №1, №2, №9, №10, №11 (1 төзелеш этабы) яңа йортларга проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.