Биектау авылында ике йорт ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тикшерүен уза

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстанның Биектау муниципаль районының «Атмосфера» торак комплексында 2.1 һәм 2.2 нче яңа йортларга йомгаклау тикшерүен башлап җибәрде.

Төзелешнең 2 нче чираты тикшерелә, ул 2022 елның көзендә башланган. Ике йорт та – кирпечтән, җиде катлы. 2.1 нче йортта гомуми мәйданы 10817,70 кв. метр булган 234 фатир төзелгән; 2.2 нче йортта – гомуми мәйданы 8187,60 кв. метр булган 178 фатир булачак.

Төзүче – «УнистройДом-1» МТ» ҖЧҖ. Генподрядчы – «Аманат» ҖЧҖ. Генпроектлаучы – «Аркитект бай Унистрой» архитектура-проект бюросы» ҖЧҖ. Техник заказчы – «УСК «Стандарт» ҖЧҖ.

Йомгаклау тикшерүе тәмамланганнан соң, кисәтүләр булмаганда, капиталь төзелеш объектларына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International