2023 елның 10 июленнән «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль законга үзгәрешләр керткән «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2023 елның 10 июлендәге 286-ФЗ номерлы федераль закон үз көченә керде.
2023 елның 10 июлендәге 286-ФЗ номерлы федераль закон белән «Коррупциягә каршы көрәш турында» 2008 елның 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы федераль законга 13 статьяның яңа нигезләмәләре өстәлгән, алар коррупциягә каршы тору максатларында чикләүләрне һәм тыюларны үтәмәгән өчен, мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау яисә җайга салу турындагы таләпләрне үтәмәгән һәм бурычларны үтәмәгән өчен дисциплинар җаваплылык билгеләнгән физик зат, мондый чикләүләрне, тыюларны һәм таләпләрне үтәмәү, шулай ук мондый бурычларны үтәмәү аңа бәйле булмаган хәлләрнең нәтиҗәсе дип таныла икән, әлеге җаваплылыктан азат ителә дип күздә тота.
Физик зат тарафыннан мондый чикләүләрне, тыюларны һәм таләпләрне үтәү, шулай ук мондый бурычларны үтәү, әгәр федераль законнар белән башкасы билгеләнмәгән булса, мондый чикләүләрне, тыюларны һәм таләпләрне үтәүгә каршы килә торган хәлләр туктатылганнан соң бер айдан да соңга калмыйча тәэмин ителергә тиеш.
Мондый хәлләргә, аерым алганда, стихияле бәла-казалар (шул исәптән җир тетрәү, су басу, давыл), янгын, массакүләм авырулар (эпидемияләр), забастовкалар, хәрби гамәлләр, террорчылык актлары, дәүләт органнары (шул исәптән чит дәүләтләрнең дәүләт органнары) һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан күрелә торган тыю яки чикләү чаралары керә.
Физик затка бәйле булмаган хәлләр дип даими кабатлана торган һәм фаразлана торган вакыйгалар һәм күренешләр, шулай ук барлыкка килүе әлеге шартлар булуына сылтама ясаучы физик затның ихтыярына яки гамәлләренә бәйле булган хәлләр таныла алмый.
Чикләүләрне һәм тыюларны үтәүгә, мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау яисә җайга салу һәм башка бурычларны башкару турындагы таләпләрне үтәүгә комачаулаучы хәлләрнең килеп чыгуы билгеле булган көннән алып өч эш көне эчендә физик зат, коррупциягә каршы тору максатларында, хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча тиешле комиссиягә, аңа бәйле булмаган хәлләрнең килеп җитүе фактын раслый торган документларны, башка материалларны һәм (яисә) мәгълүматны (булган очракта) теркәп, бу хакта кәгазьдә яисә электрон документ рәвешендә белдерү тапшырырга тиеш.
Әлеге хәлләр белдерүне билгеләнгән вакытта тапшыруга комачаулаган очракта, мондый белдерү ул хәлләр туктатылган көннән алып 10 эш көненнән дә соңга калмыйча бирелергә тиеш.