Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында «Әлмәт – Азнакай» автомобиль юлында (4+120 км) Дала Зәе елгасы аша реконструкцияләнгән күпергә проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирергә әзерләнә.
Шушы көннәрдә биредә республика ведомствосының Автомобиль юллары һәм транспорт корылмалары төзелешенә һәм реконструкциясенә күзәтчелек буенча территориаль органы инспекторлары тарафыннан йомгаклау тикшерүе уңай тәмамланды.
Булган күпернең эксплуатацияләү куркынычсызлыгына йогынты ясаучы дефектлары булган конструкцияләрнең торышы канәгатьләнерлек түгел, яңа корылманы проектлау һәм төзү каралган була. Булган күпер тулысынча сүтелгән.
Тимер-бетон күперне реконструкцияләү 2022 елның июлендә башланган. Күпер тукымасын, челтәр төзелешен, терәкләрне, конусларны ныгыту, күпер юлларын тәртипкә китерү, бетон өслекләрне гидроизоляцияләү, яктылык урнаштыру, элемтә челтәрләрен яңадан урнаштыру эшләре башкарылган.
Реконструкцияләнгән күпернең озынлыгы – 96,2 метр, киңлеге 13,3 метр тәшкил итә. Аның бөтен озынлыгы буенча юл билгеләре ясалган. Яңа корылма гамәлдәге СП таләпләренә, проектлау һәм төзелешнең техник нормалары таләпләренә туры килә.
Объектны төзүче һәм техник заказчы – «Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Татарстан юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү баш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе («Главтатдортранс» ДКУ). Генераль проектчы – «МостПроектСтрой» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Мосты Республики Татарстан» ҖЧҖ.