ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Алабугада «Көньяк парк» торак комплексының яңа йортларын төзүнең 2 һәм 3 этапларын тикшерде. №3, №4, №5, №6, №7, №8 торак йортлар тикшерелде.
Объектларны төзүче – «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ. Генераль подрядчы һәм проектлаучы – «Алабуга Девелопмент» ҖЧҖ.
Барлык йортлар да – биш катлы. №3 һәм №4 һәркайсы – 6630,10 кв. м, №5, №6, №7, №8 – 6564,02 кв. м.
Аларның һәрберсендә фатирлар саны – 96. №3 һәм №4 йортлардагы фатирларның гомуми мәйданы – 3778,70 кв. м, №5, №6, №7, №8 йортларда – 3683,64 кв. м.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан йомгаклау тикшерүе искәрмәләрсез узды. Ведомство төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмәләр бирүгә керешә. Аннары йортларны файдалануга тапшырачаклар.
Исегезгә төшерик, быелның 4 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Алабугадагы «Южный парк» торак комплексында №1, №2, №9, №10, №11 (1 төзелеш этабы) яңа йортларга проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.