Бу көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның «Мәхәббәт» торак комплексында («Салават Күпере» торак районы) 1-3-2 номерлы йортка карата йомгаклау тикшерүен уздыра.
Республика ведомствосы инспекторлары объектны төзелеш процессында проект документациясе таләпләренә, башкарыла торган эшләр һәм кулланыла торган төзелеш материалларының туры килү-килмәвен тикшерә.
9-17 катлы 1-3-2 номерлы торак йортта 168 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 8858,50 кв. метр. Йортта офис биналары өчен катлар каралган.
Объектны төзүче – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль проектлаучы – «АБ1 архитектура бюросы» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «АК БАРС Строй» ҖТК ҖЧҖ.
Төзелеш контролен «Казан шәһәре МБ БК Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе» МКУ гамәлгә ашырган.
Яңа торак төзелеше объекты «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында төзелгән һәм «Социаль ипотека» дәүләт программасында катнашучылар өчен билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, 20 октябрьдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 1-3-1 һәм 1-3-3 номерлы торак йортларга проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмәләр бирелде.