«Салават Күпере» торак районындагы яңа социаль ипотека йортларына ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2023 елның 20 октябре, җомга

2023 елның 20 октябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның «Мәхәббәт» торак комплексында («Салават Күпере»торак районы) яңа йортларга проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Шушы көннәрдә объектлар территориясендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең йомгаклау тикшерүләре үтте. Элек ачыкланган барлык хокук бозулар төзүче тарафыннан бетерелгән. Йортлар файдалануга тапшырылырга әзер.

13-17 катлы 13-3-1 номерлы торак йортта 140 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 7993,20 кв. метр. 9 катлы 1-3-3 йортында 112 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 5914,10 кв. метр. Һәрбер йортта офис биналары өчен катлар каралган. 

Объектларны төзүче – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль проектлаучы – «АБ1 архитектура бюросы» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «АК БАРС Строй» ҖТК ҖЧҖ.

Төзелеш контролен «Казан шәһәре МБ БК Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе» МКУ гамәлгә ашырган.

Октябрьнең икенче декадасында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 9-17 катлы 1-3-2 номерлы торак йортны тикшерү башланды. Анда 8858,50 кв. метр мәйданлы 168 фатир төзелгән.

Яңа торак төзелеше объектлары «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында төзелгән һәм «Социаль ипотека» дәүләт программасында катнашучылар өчен билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International