Мөлкәт салымнарын вакытында түләгез

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 1 декабрендә физик затларның 2022 ел өчен мөлкәт салымнарын түләү вакыты тәмамлана. Милегендә фатирлары, йортлары, төзелеп бетмәгән төзелеше, җир кишәрлекләре һәм транспорт чаралары булган гражданнар мөлкәт салымнарын түләргә тиеш.

Әгәр салым түләүче салымнарны вакытында түләмәсә, икенче көннән, ягъни 2023 елның 2 декабреннән ул бурычлы затка әверелә. Шуңа күрә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика халкына салым түләү буенча конституцион бурычыгызны үтәгез.

Һәр ел саен мөлкәт салымнарын вакытында түләп, гражданнар илебез үсешенә үз өлешләрен кертәләр. Түләнгән салымнар ярдәмендә яңа хастаханәләр төзелә, балалар бакчалары ачыла, мәктәпләргә заманча җиһазлар сатып алына, юллар төзелә һәм күп кенә башка социаль ихтыяҗлар тәэмин ителә.

Шуңа күрә салымнарны вакытында түләргә кирәк, өстәвенә салым хезмәте моның өчен максималь уңайлы шартлар да тудыра.  Салым түләүчеләр белән үзара хезмәттәшлекне гадиләштерүгә электрон сервислар исәбенә ирешелә, алар салым органнары белән өйдән чыкмыйча гына аралашырга, салымнарны түләргә мөмкинлек бирә. 

Шуларның иң популяры – «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты».  Әлеге сервиста милек хокукындагы барлык күчемсез мөлкәт объектлары һәм теркәлгән транспорт чаралары турында актуаль мәгълүмат алырга, электрон рәвештә салым белдерүен алырга, түләүләр белән танышырга һәм салымны түләргә мөмкин.

♦ Видеороликка сылтама: https://cloud.mail.ru/public/uahx/4BKiR1KtU

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International