ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары Чаллы шәһәренең 62 нче микрорайонында 62-22 нче номерлы яңа торак йортны (торак булмаган биналары белән бергә) тикшерүгә керештеләр.
Биш катлы торак йорт төзелеше 2022 елның көзендә башланган. Җылытылган һәм тышкы кирпечтән салынган йорт, җир асты өлеше бар. Бинаның бөтен мәйданы – 4570,20 кв. метр.
Булачак хуҗалары өчен гомуми мәйданы 3203,80 кв. метр булган 50 фатир төзелгән.
Объектны төзүче – «Челны-Град Групп» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Казан финанс-төзелеш консалтингы» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – ШЭ Агрусев Дамир Рамил улы. Проектлаштыручы – «Зилант проект-төзелеш компаниясе» ҖЧҖ.
Объект территориясендә күзәтчелек ведомствосы инспекторлары аны проект документациясе, башкарыла торган эшләр һәм кулланыла торган төзелеш материаллары, төзелеш процессындагы эшләнмәләр таләпләренә туры килүенә карата тикшерәләр.
Йомгаклау тикшерүе уңай тәмамланган очракта, төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк. Аннары йортны файдалануга тапшырачаклар.