ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллы шәһәренең Яшьлек проспекты буенча 69 нчы микрорайон комплекслы төзелешенең 2 нче этабына күчмә тикшерү үткәрә. 69-41-2 номерлы (төзелеш номеры) яңа торак йорт тикшерелә.
Ведомствоның Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары тарафыннан тикшерү предметы булып, проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килергә тиеш булган барлык төгәлләнгән төзелеш эшләре торды.
Тикшерү кысаларында шулай ук санитар-эпидемиологик чаралар, янгын куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен файдалану мөмкинлеген тәэмин итү буенча чаралар үтәлеше тикшерелде.
Тышкы челтәрле эре панельле торак йорт төзелеше 2021 елның сентябрендә башланган. Андагы катлар саны – 11. Булачак хуҗалары өчен гомуми мәйданы 10102,70 кв. метр булган 199 фатир төзелгән. Бинаның бөтен мәйданы – 14287,40 кв. метр.
Төзүче һәм техник заказчы булып «Домкор» МТ ҖЧҖ тора. Проектлаучы – «Домкор Проект НЧ» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Домкор Строй» ҖЧҖ.
Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 19 маенда ведомство 69-41-3 номерлы яңа торак йортка ярашлылык турында бәяләмә бирде.