Теләче авылында «Олимп» яшьләр үзәге төзелде

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Бу көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан республиканың Теләче муниципаль районы Теләче авылында «Олимп» яшьләр үзәгенең яңа бинасын төзү буенча йомгаклау тикшерүе уза.

Төзелеш агымдагы елның февралендә башланган. Фатыйх Хөсни урамы, 6А йорт адресы буенча урнашкан объект бинасы өч катлы. Аның гомуми мәйданы 2942,60 кв. метр тәшкил итә. Сентябрьдән биредә инженерлык системалары һәм җиһазлары монтажлана, бизәү эшләре, территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла.

Үзәкнең функционалына яшьләр белән төрле юнәлешләр буенча эш керә. Проект буенча биредә очрашулар, лекторийлар, кибер киңлек, бию һәм акт заллары, шулай ук яшьләр өчен остаханәләрнең киң челтәре булдырылачак. Шулай ук Теләче районы территориясендә федераль волонтерлык программаларын гамәлгә ашыру да планлаштырыла.

Социаль-мәдәни көнкүреш объектын төзүче – Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының«Олимп» яшьләр үзәге МБУ. Ул яшьләр һәм балалар иҗтимагый оешмаларына, студентлар үзидарә органнарына һәм аларның җирле хакимият органы белән үзара хезмәттәшлегенә ярдәм итүне тәэмин итә.

Төзелеш контролен техник заказчы «Татарстан Республикасының Төп инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ башкарган. Проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП. Подрядчы – «Стройсервис» ҖЧҖ.

Хәзерге вакытта объект югары әзерлек дәрәҗәсендә. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаса, аңа проект  документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International