ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт хезмәткәрләре аттестацияләнде

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт хезмәткәрләренең аттестациясе узды.

Бу көнне аны 11 кеше үтте. Болар Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларын төзү һәм реконструкцияләүне күзәтү буенча территориаль органнан, Көнбатыш һәм Төньяк-Көнчыгыш территориаль органнардан, юридик бүлектән, документация белән тәэмин итү һәм оештыру эше бүлегеннән дәүләт хезмәткәрләре.

Аттестация комиссиясе составында Инспекция җитәкчесе В.А. Кудряшов, Инспекция җитәкчесе урынбасары Э.В. Нигъмәтуллин, тикшерүләр һәм сынаулар үткәрүне күзәтү буенча территориаль орган җитәкчесе Р.В. Бәширов, Хокукый эш һәм өлешле төзелешкә контроль идарәсе башлыгы Ш.Н. Раимов, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге башлыгы Н.А. Габсәләмова, дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибен үтәүне контрольдә тоту бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Т.Р. Сәйфетдинов, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе С.Ю. Яковенко (аттестация комиссиясе секретаре) катнашты.

Комиссия эшендә шулай ук Казан (Идел буе) федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы доценты Н.В. Волкова катнашты.

Һәр хезмәткәр вазыйфасына туры килү-килмәүгә карата өч елга бер тапкыр аттестация уза. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International