ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Түбән Камада Бакый Урманче урамындагы «Күп дәрәҗәле парковкалы административ бина» объектының проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Шушы көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең йомгаклау тикшерүе уңай тәмамланды. Объект файдалануга әзер.
Бина – биш катлы. 1 нче катта торак булмаган биналар, җыештыру инвентаре бүлмәсе (ПУИ), санузел, сак посты, электр щиты, индивидуаль җылылык пункты (ИТП) урнашкан.
2-5 нче катларда – ачык автостоянка, аңа керү авыш рампа буенча башкарыла. Парковканың сыйдырышлылыгы – 167 машина урыны.
Күп дәрәҗәле парковкалы административ бинаны төзүче – «А2 Строй» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ. Генподрядчы – «А2 Строй» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Стройпроект» ҖЧҖ.