БРИКС катнашучы дәүләтләрнең спорт уеннары

2023 елның 11 октябре, чәршәмбе

2024 елда БРИКСта  Россия рәислеге кысаларында 11-23 июньдә Казан шәһәрендә узачак «БРИКСта катнашучы дәүләтләрнең спорт уеннары» халыкара мультиспорт чарасын үткәрү планлаштырыла.

БРИКС уеннарының спорт программасы проекты берләшмә илләрендә иң популяр булган 25тән артык спорт һәм дисциплина төрен үз эченә ала.

Ярышларны 60 дәүләттән спорт делегацияләрен чакырып,  ачык форматта уздыру планлаштырыла.

Чараны уздыру Россиядә профессиональ спортны үстерүгә, дәүләтара элемтәләрне ныгытуга, БРИКС берләшмәсен алга таба үстерүгә, шулай ук Казан шәһәре брендының дөньяда танылуын арттыруга ярдәм итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, хәзер БРИКС биш ил – Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка  дәүләтара берләшмәсе. Август аенда узган саммитта 2024 елның 1 гыйнварыннан Аргентина, Иран, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Эфиопия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең оешмага керергә  чакырылуы турында игълан ителде.

БРИКСның киләсе саммитын 2024 елның октябрендә Казанда уздыру планлаштырыла. Анда 26 дәүләт башлыклары катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International