Татарстанның Кама Тамагы районында икмәк кабул итү предприятиесе причалын реконструкцияләүнең 1 этабы тәмамланды

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Татарстанның Кама Тамагы муниципаль районы Красновидово авылында урнашкан икмәк кабул итү предприятиесе причалын реконструкцияләүнең 1 этабында йомгаклау тикшерүе үткәрелә.

Аның төзүчесе – «ОЗК Регион» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «СтройТехнадзор» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «ВолгаСтройИнвест» ҖЧҖ.

Объектны реконструкцияләү 2021 елда башланган. Ул ике этапка бүленгән. Беренче этапта үзәк палны, күчү күперләре белән өч причал палын, эстакаданы, авыш галереяны төзү каралган.

Икенче этапта тагын өч причаллы һәм алты отбойлы паллар төзелеше башкарылачак.

Искәртеп узабыз, причалның кордон линиясе буенча озынлыгы 157,60 м тәшкил итә. Ул ашлыкны су аша ташучы корабларны кабул итү өчен билгеләнгән. Елга өчен билгеләнгән коры йөк ташу судносы буларак, техник йөкләмә буенча, «Волга-Дон» тибында кабул ителгән.

Хәзерге вакытта объект югары әзерлек дәрәҗәсендә. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International