Казанның 7 нче клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгенә ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

2023 елның 9 октябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәренең «М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССО яңа перинаталь үзәген төзүчегә объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Файдалануга тапшырылганнан соң, перинаталь үзәк шәһәрнең хатын-кызлар консультацияләре белән җитәкчелек итәчәк һәм бөтен акушерлык-гинекология хезмәте өчен төп учреждение булачак. 

Объектның техник заказчысы – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль подрядчы – «Евростройхолдинг+» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.

Казан шәһәренең «М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасы бүгенге көндә шәһәрнең иң эре һәм иң җиһазландырылган хастаханәләренең берсе булып тора. Заманча медицина җиһазлары, югары квалификацияле белгечләр һәм медицина өлкәсендә алдынгы технологияләр бар. Биредә тәүлек әйләнәсе стационар һәм амбулатор шартларда медицина ярдәме күрсәтелә. Хастаханә Татарстанның иң эре биш дәвалау оешмасы арасына керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International