Биектау тимер юл станциясе поселогында «Социаль ипотека» программасы буенча яңа йорт төзелде

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

Гагарин урамы, 13 йорт адресы буенча Биектау тимер юл станциясе поселогында төзелгән яңа торак йортны тикшерү тәмамланды.

Хәзерге вакытта төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирүгә әзерлек бара.

Йорт төзелеше 2021 елда башланган. Аның бинасы – кирпечтән, өч катлы, бер подъездлы. Йортта 12 фатир бар, шул исәптән алты – бер бүлмәле, өч – ике бүлмәле һәм өч – өч бүлмәле. Барлык торак киңлегенең гомуми мәйданы 615,40 кв. метрны биләп тора.

Яңа төзелеш индивидуаль җылыту системасы белән җиһазландырылган. Барлык фатирлар да сантехника, газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары белән җиһазландырылган.

Объектны төзүче – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды.

Төзелеш контролен техник заказчы «Татарстан Республикасының Төп инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ башкарган.

Генераль проектлаучы – «Спутник Безопасности» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Народный Дом» ҖЧҖ. 

Йорт «Социаль ипотека» республика программасы кысаларында төзелгән, ул гаиләләргә уңайлы торак алырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International