«ВКонтакте» социаль челтәрендә «Дәүләт хезмәтләре» мини-кушымтасы барлыкка килде

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

«ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми битендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан «Дәүләт хезмәтләре» мини-кушымтасы урнаштырылган.

Әлеге мобиль мини-кушымта ярдәмендә социаль челтәрдән файдаланучылар социаль әһәмиятле дәүләт хезмәтләреннән файдалана ала.

Мини-кушымтада дәүләт хезмәтләре күрсәтү «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы» (ЕПГУ) федераль дәүләт мәгълүмат системасындагы кебек үк принцип буенча башкарыла.

► «ВКонтакте» социаль челтәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең рәсми битенә сылтама: https://vk.com/public196723033

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International