2023 елның 6 октябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Чаллы шәһәренең 63 микрорайонындагы Яшьлек проспектында тышкы инженерлык челтәрләре булган 3/10 номерлы күп катлы торак йорт, 1 этап» объектына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Төзүче: «Комфортное жильё 3» МТ ТТК ҖЧҖ. Генераль подрядчы: «Комфортное жильё» ҖБ ҖЧҖ. Проектлаучы: «Энергогражданпроект» ПИ ҖЧҖ. Техник заказчы: «Комфортное жильё» ТТК ҖЧҖ.
Яңа 10 катлы йортта 77 фатир урнашкан, аларның гомуми мәйданы – 4370,80 кв. метр. Объект файдалануга кертүгә әзер.