Усадта 320 фатирлы яңа йорт төзелгән

2023 елның 6 октябре, җомга

2023 елның 6 октябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Усад авылында къпфатирлы 1 торак йорт, 4 корпус» объектының проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирде.

Йорт төзелеше 2021 елның ноябрендә башланган. Бинаның мәйданы 25270,38 кв. метр тәшкил итә. 19 катлы, шул исәптән 1 җир асты каты бар. Йорттагы фатирлар саны – 320, мәйданы – 9981,14 кв. метр.  Йорт яны территориясендә 434 машинага парковка урыны каралган. 

Объектны төзүче: «Новые Усады» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ. Техник заказчы: «Ак Барс Инжиниринг» ҖЧҖ. Генераль подрядчы: «Ак Барс Строй» ҖТК ҖЧҖ. Проектлаучы – «АБ1 архитектура бюросы» ҖЧҖ.

Торак йорт файдалануга тапшырылырга әзер. Аңа почта адресы бирелгән: ТР, Лаеш муниципаль районы, Усад авылы, Счастливая урамы, 15 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International