Бу көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның «Мәхәббәт» торак комплексында («Салават Күпере» торак районы) яңа йортларга карата йомгаклау тикшерүен уздыра.
Республика ведомствосы инспекторлары объектларны төзелеш процессында проект документациясе таләпләренә, башкарыла торган эшләр һәм кулланыла торган төзелеш материалларының туры килү-килмәвен тикшерә.
13-17 катлы 13-3-1 номерлы торак йортта 140 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 7993,20 кв. метр. 9 катлы 1-3-3 йортында 112 фатир бар, аларның гомуми мәйданы – 5914,10 кв. метр. Һәрбер йортта офис биналары өчен катлар каралган.
Объектларны төзүче – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль проектлаучы – «АБ 1 архитектура бюросы» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «АК БАРС Строй» ҖТК ҖЧҖ.
Төзелеш контролен «Казан шәһәре МБ БК Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе» МКУ гамәлгә ашырган.
Октябрьнең икенче декадасында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 9-17 катлы 1-3-2 номерлы торак йортны тикшерү планлаштырылган. Анда 8858,50 кв. метр мәйданлы 168 фатир төзелгән.
Яңа торак төзелеше объектлары «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында төзелгән һәм «Социаль ипотека» дәүләт программасында катнашучылар өчен билгеләнгән.