Казанда Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр юлның яңа участогы төзелде

2023 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 5 октябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Вознесение тракты. Казан шәһәренең Совет районында Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр участок төзелеше» объектына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Объектны төзүче һәм техник заказчы булып «Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Татарстан юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү баш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе («Главтатдортранс» ДКУ) тора. Проектлаучы – «Дорстрой комплекс» ҖЧҖ. Подрядчы – «Волга-Автодор» ҖЧҖ.

Шушы көннәрдә биредә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Автоюллар һәм транспорт корылмалары төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча территориаль органы инспекторлары булып киттеләр. Ахыргы тикшерү уңай тәмамланды.

Татарстан ведомствосы хезмәткәрләре башкарылган эшләрнең һәм автомобиль юлларын, җирле кичүләрне, транспорт борылышларын, тимер юлны кисеп чыгу юлларын төзегәндә, әйләнеш төеннәрен, тротуарлар, велоюллар, трамвай юллары корганда кулланылган төзелеш материалларының туры килү-килмәвен тикшерделәр.

Шәһәр халкы өчен җир астыннан Гадел Кутуй урамы аркылы – № 1, Родина урамы аркылы – № 2, Нәҗип Җиһанов урамы аркылы № 3 җәяүле кичүләре каралган. Шулай ук су белән тәэмин итү һәм су чыгару, электр белән тәэмин итү челтәрләре, элемтә, газ белән тәэмин итү, җылыту, вентиляция һәм һаваны кондиционлаштыру челтәрләре дә тикшерелде.

Объект «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International