2023 елның 4 октябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе республиканың Питрәч районы, Көек авылының төньяк-көнбатышында урнашкан «Яшьлек» микрорайонындагы 35 һәм 36 нчы торак йортларга проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Бу төзелешнең икенче чиратына караган яңа йортлар (№№ 34-41), аларны төзүче һәм генподрядчы булып «Бриз» төзелеш компаниясе ҖЧҖ тора.
Объектларның техник заказчысы – «Садака» ҖЧҖ. Генпроектлаучы – Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан республика иҗтимагый оешмасы.
Йортлар төзелеше 2021 елның октябрендә башланган. Аларның биналары дүрт катлы, кирпечтән, каркассыз, терәк диварлары озынчага урнашкан. Фундаментлары – тасмалы монолит тимер-бетон. Диварлары – кирпечтән. Бүлге плитәләре, баскыч маршлары һәм мәйданчыклары – җыелма тимер-бетон. Түбәсе – суы эчтән ага торган яссы.
Һәр йортта фатирлар саны – 45, аларның гомуми мәйданы 1103,70 кв. м һәм 1103,40 кв. м. Йорт яны территориясе төзекләндерелгән. Хәзерге вакытта объектлар файдалануга тапшыруга әзер.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 14 сентябрендә Республика күзәтчелек ведомствосы Көек авылы янындагы «Яшьлек» микрорайонындагы 34 номерлы 45 фатирлы йортка ярашлылык бәяләмәсе бирде.