2023 елның III кварталында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан төзүчеләргә төзелгән (реконструкцияләнгән) капиталь төзелеш объектларының проект документациясе таләпләренә туры килүе турында 78 бәяләмә бирелде.
Әлеге чорда Казанда да, Татарстанның эре шәһәрләрендә дә, муниципаль районнарында да ТР ДТКИ күзәтчелегендәге объектлар файдалануга тапшырылды.
Башкала инфраструктурасы 20 капиталь төзелеш объектын файдалануга кертү нәтиҗәсендә яңарды. Чаллыда 9 объектка бәяләмә бирелде. Түбән Кама муниципаль районында 7 объект документ алды.
«Агымдагы елның III кварталында проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бирелгән бәяләмәләр саны турында сөйләгәндә, торак төзелеше объектлары буенча алар 24 берәмлек бирелде», – ди ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов.
Төзелгән яңа торак йортлар арасында:
- Казан шәһәренең Совет районында урнашкан «Светлая долина» торак районының М-1 микрорайонында 2 нче торак йортның 1 нче корпусы (Константиновка авылы). Төзүче: «Светлая долина 2» МТ ҖЧҖ.
- Казан шәһәре, Идел буе районының Горки-3 торак районында урнашкан 16А-21 микрорайонындагы җир асты автостоянкасы булган үзгәрүчән катлы 16А-21 торак йорт (Имәнлек урамы). Төзүче: «Дубрава» МТ ҖЧҖ.
- Казан шәһәренең Совет районындагы «Яратам» торак комплексында җир асты өлеше булган 17 һәм 26 катлы ике йорт. Төзүче: «СК Ай Кью Девелопмент» МТ ҖЧҖ.
- Казан шәһәренең Совет районында Гадел Кутуй урамы буенча «Мечта» торак комплексында 3 нче торак йорт. Төзүче һәм техник заказчы: «ТСИ» МТ» ҖЧҖ.
- Чаллы шәһәренең Мәләкәс аръягында урнашкан 20-16 номерлы күпкатлы торак йорт. Төзүче һәм техник заказчы: «Домкор» МТ» ҖЧҖ.
- Питрәч районының Көек авылыннан төньяк-көнбатыштарак урнашкан «Яшьлек» микрорайонында 34 нче торак йорт. Төзүче һәм генподрядчы: «Бриз» төзелеш компаниясе» ҖЧҖ.
- Татарстан Республикасы, Арча шәһәре, Бакый Урманче урамы буенча урнашкан күпфатирлы 32 нче торак йорт. Төзүче: «Комсервис» ҖЧҖ.
«Августта гадәттәгечә яңа мәктәпләргә, балалар бакчаларына туры килү турында бәяләмәләр бирәбез, – дип дәвам итә республика ведомствосы җитәкчесе. – Быел берничә уку йорты файдалануга тапшырылды. Алар арасында – Казандагы Идел буе районының Рауис Гәрәев урамында, Совет районының «Светлая долина» торак комплексында, Киров районының «Салават Купере» торак районында, Яңа Савин районының Сибгат Хәким урамында урнашкан мәктәпләр, Чаллы шәһәренең «Притяжение» торак комплексында 1501 укучыга исәпләнгән мәктәп, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Түбән Мәтәскә авылындагы мәктәп, Чаллы шәһәренең 69 нчы микрорайонында «Сандугач» 132 нче балалар бакчасы».
Тулаем алганда, Казан һәм Татарстан территориясендә ТР ДТК инспекциясе тарафыннан төрле функциональ билгеләнештәге объектлар төзү һәм реконструкцияләү күзәтчелектә тора. Инде әйтелгәнчә, болар – мәктәпләр һәм балалар бакчалары, шулай ук хастаханәләр, поликлиникалар, спорт комплекслары, мәдәни үзәкләр, автомобиль юллары һәм юл инфраструктурасы, торак йортлар, шул исәптән республика социаль ипотека программасы буенча төзелгән, һәм башка объектлар.
2023 елның 9 аенда күзәтчелектә булган барлыгы 170 объектка бәяләмә бирелгән. Исегезгә төшерәбез, 2023 елның I яртыеллыгында алар 92 иде.
Ярашлылык турында бәяләмә алу өчен йомгаклау тикшерүенең уңай акты, башкарма документациянең тулы пакеты һәм элек ачыкланган барлык хокук бозуларны бетерү нигез булып тора.