Капиталь төзелешнең яңа объектларына ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

2023 елның 2 октябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ТР Буа муниципаль районының Буа шәһәре, Р. Люксембург урамы, 157 йортта урнашкан реконструкцияләнгән район мәдәният йорты бинасына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Объектны төзүче: ТР Буа муниципаль районының «Район мәдәният йорты» МБУ. Генераль подрядчы: «ИСК Стройинжиниринг» ҖЧҖ. Проектлаучы: «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.

Проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә шулай ук «Казан шәһәрендәге Тельман – Касаткин торак комплексы» объектына да бирелде. Йорт – дүрт катлы, анда 42 фатир бар, аларның гомуми мәйданы –  3839,50 кв. метр.

Төзүче: «Специализированный Застройщик Импульс Групп» ҖЧҖ. Генераль подрядчы: «Гарант Строй» ҖЧҖ. Проектлаучы: «Глобал Климат» ҖЧҖ. Техник заказчы: «СКДК» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International