ТР ДТК инспекциясе тарафыннан Казанның Киров районында Аркылы Базар урамындагы офис бинасына күчмә йомгаклау тикшерүе оештырылды.
Объект төзелеше 2021 елның июлендә башланган. Аның гомуми мәйданы – 1615,60 кв. м, катлар саны – 3. Бина эчендә административ бүлмәләр урнашкан. Янәшәдәге территория төзекләндерелгән, җирлек рельефын исәпкә алып, җәяүлеләр һәм транспорт элемтәләре формалаштырылган. 19 машина-урынга парковка бар.
Төзүче – «Модный город» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Жихан» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Ивента» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Центр деловой недвижимости АС» ҖЧҖ.
Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. ТР ДТК инспекциясе ягыннан кисәтүләр булмаган очракта, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.