Алабугада сыгылмалы насос-компрессор торбалары җитештерү заводы йомгаклау тикшерүен уза

2023 елның 15 сентябре, җомга

Бу көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе сыгылмалы насос-компрессор торбалары җитештерү заводын төзүнең (коррекцияләүнең) беренче этабын тикшерә. Ул «Алабуга» махсус икътисадый зонасының көнбатыш өлешендә урнашкан.

Ведомствоның Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары объектны төзегәндә хокук бозулар булу-булмавына йомгаклау тикшерүе үткәрәләр. 

Объектның кыскача күрсәткечләре: бинаның катлар саны – 1, гомуми мәйданы 10892 кв. метр тәшкил итә. Төзелеш ике этапта алып барыла.

Беренче этапта заводның ярдәмче биналары һәм АБК белән җитештерү бинасы төзелгән, эчке һәм тышкы инженерлык челтәрләре үткәрелгән, технологик җиһазлар монтажланган, автомобиль юллары, янгынга каршы юллар һәм килү юллары, отмосткалар ясалган, 1036,3 кв. метр мәйданда яшелләндерү территориясе төзекләндерелгән.

Икенче этапта 21789 кв. метр мәйданлы территорияне яшелләндерү каралган.

Төзүче – «Интэко Тюбинг» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Профит Сервис» ҖЧҖ. Генераль проектлаучы – «Проект-Б» ҖЧҖ.

Хәзерге вакытта барлык эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре тәмамланган. Объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора.

Заводта тикшерү уңай тәмамланган очракта, объектка проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә биреләчәк. Аннары аны файдалануга тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International