Көек авылы янындагы тагын бер яңа йортка ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 14 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе республиканың Питрәч районы Көек авылының төньяк-көнбатышында урнашкан «Яшьлек» микрорайонындагы 34 нче йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде. Бу II төзелеш чиратындагы йортларның берсе.

Төзүче һәм ген.подрядчы – «Бриз» төзелеш компаниясе ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Садака» ҖЧҖ. Генпроектлаучы – Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан республика иҗтимагый оешмасы.

Объект төзелеше 2021 елның октябрендә башланган. Йорт – дүрт катлы, кирпечтән, тышкы инженерлык челтәрләре белән. Бинаның гомуми мәйданы – 2625,60 кв. метр. Гомуми мәйданы 1103,70 кв. метр булган фатирлар саны – 45. Хәзерге вакытта объект файдалануга тапшыруга әзер.

Исегезгә төшерәбез, узган елның 9 һәм 11 ноябрендә ведомство Көек авылы янындагы «Яшьлек» микрорайонындагы 29 һәм 28 нче йортларга ярашлылык бәяләмәсе бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International