Казанда Павлюхин һәм Шаляпин урамнары киселешендә урнашкан яңа йортка ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

2023 елның 13 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Павлюхин һәм Шаляпин урамнары киселеше адресы буенча урнашкан, торак булмаган биналары һәм җир асты автостоянкасы булган торак комплексы (төзелешнең 1нче этабы)» объектына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Йорт төзелеше 2021 елның июлендә башланган. Бинада катлар саны – 8. Фатирлар саны – 201, гомуми мәйданы – 11280,40 кв. метр.

Объектны төзүче – «Эталон Квартал Сюита» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ.

Техник заказчы – «Эталон» компанияләре төркеме» АҖ.

Генераль подрядчы – «Эталон Перспектива» АҖ.

Генераль проектлаучы – «Казан мәгълүмати-күләмле модельләштерү архитектура-конструкторлык студиясе» ҖЧҖ.

Казанда Павлюхин һәм Шаляпин урамнары киселешендә яңа торак йорт файдалануга тапшырылырга әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International