2023 елның 4 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Татарстан Республикасы Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылы янындагы 440 баш сыерга исәпләнгән сөт-товар фермасы (2 этап)» объектына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Шушы көннәрдә ферма территориясендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең йомгаклау тикшерүе уңай тәмамланды. Республика ведомствосы хезмәткәрләре галереясы булган саву-сөт блогы төзелешенең икенче этабын тикшерделәр. Күзәтү астындагы бер катлы объектның гомуми мәйданы 1490,80 кв. метр тәшкил итә.
Ферманы төзүче – Ленин исемендәге нәсел заводының авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Техник заказчы – «Водстрой» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Сельстрой» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Төзелеш академиясе» ҖЧҖ.
Исегезгә төшерәбез, терлекчелек объектын модернизацияләү буенча төзелеш эшләре 2022 елның июнендә башланган булган. Беренче этап агымдагы елның маенда тәмамланды, шуннан соң ТР ДТК инспекциясе төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде. Беренче этапта сыер абзарының төп бинасы, тирес саклау урыны төзелде.