Усад авылында 79 фатирлы торак йортка ярашлылык бәяләмәсе бирелде

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

2023 елның 4 сентябрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Лаеш районы Усад авылындагы «Бәхетле» торак комплексында 10 катлы торак йортка (поз. 12) проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде.

Торак йорт төзелеше 2022 елның февралендә башланган. Бинаның 79 фатиры бар, аларның гомуми мәйданы – 2947,70 кв. метр.

Аны төзүче һәм техник заказ бирүче – «Спецкаучукремстрой» МТ ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Акведук» ҖЧҖ.  Подрядчылар – «Альтернатива» ҖЧҖ һәм «Копёр» ҖЧҖ.

Торак йорт файдалануга тапшырылырга әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International