Казанда «РОСТКИ» беренче Россия-Кытай форумы узачак

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

2023 елның 7-8 сентябрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә беренче Россия-Кытай халыкара форумы узачак.

«РОСТКИ» – форумның исеме, анда РОС – Россия, КИ – Кытай, ә алар арасындагы Т – нәтиҗәле диалог өчен кунакчыл мәйданчык буларак Татарстан. Логотипта бер яктан Россия флагы төсләренә буялган кул, икенче яктан КХР флагы төсләре белән кул ясалган. Алар икесе дә татар казанын үсентеләр булган җир белән чүлмәкне бергә тотып торалар. 

Россия төбәкләре һәм Кытай провинцияләре хезмәттәшлекне үстерү буенча актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыша алачак. Мәсәлән, Татарстанның төбәкара хөкүмәтара килешүләре имзаланган провинцияләрдән делегацияләр көтелә: Шаньдун, Хунань, Сычуань, Аньхой, Хэйлунцзян, Чжэцзян, Чунцин.

Форумның төп темалары: партия-ара диалог, инвестиция проектлары, мәгариф, машина төзелеше, нефть химиясе, логистика, үсемлекчелек, терлекчелек, мәгълүмати технологияләр, туризм, мәдәният, яшьләр белән эшләү. Чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен спорт һәм мәдәни программалар, рус, кытай һәм татар мәдәнияте буенча мастер-класслар әзерләнгән.

Форум кысаларында «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан» күргәзмәсе эшләячәк.

► Форумга теркәлү сылтама буенча: https://russiachinaforum.com/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International