Алабугада «Южный парк» торак комплексының яңа йортларын төзүнең 1 этабы тапшырылды

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Алабугада «Южный парк» торак комплексының яңа йортларын төзүнең 1 этабын тикшерде. № 1, № 2, № 9, № 10, № 11 торак йортлар тикшерелде.

Төзүче – «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ. Генераль подрядчы һәм проектлаучы – «Алабуга Девелопмент» ҖЧҖ.

Һәр йортның мәйданы – 6630,10 кв. метр, катлар саны – 5. Фатирлар саны – 96, гомуми мәйданы – 3683,60 кв. метр.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан йомгаклау тикшерүе искәрмәләрсез узды. Ведомство төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирүгә керешә. Аннары йортларны файдалануга тапшырачаклар.

Хәзерге вакытта республика ведомствосының «Южный парк» торак комплексының № 3, № 4, № 5, № 6, № 7, № 8 яңа йортларын төзүнең 2 һәм 3 этапларына күзәтчелек эше дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International