Бу көннәрдә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Мастеровые» рус драма театры төзелешенең соңгы фазасын тикшерә.
Социаль-мәдәни көнкүреш объекты Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре, Чулман пр., 73А адресы буенча урнашкан.
Объектка ТР ДТК инспекциясе тарафыннан күзәтчелек 2021 елның мартыннан аның төзелеше башлану турында алынган хәбәр нигезендә гамәлгә ашырыла. Театр бинасы 4 катлы. Аның гомуми мәйданы – 11611,80 кв. метр.
Проект буенча театр бинасында 500 һәм 100 урынлы ике тамаша залы урнашкан. Спектакль залларыннан тыш административ бүлмәләр, тавыш яздыру студиясе, балалар бүлмәсе, фото остаханәсе, күргәзмә залы, архив, видеотека һәм буфет каралган.
Объектны төзүче һәм техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП. Генераль подрядчы – «Евростиль» ҖЧҖ.
Ахыргы тикшерү тәмамланганнан соң кисәтүләр булмаган очракта, проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.