Габдрахман авылындагы боз сараена ярашлылык бәясе бирелде

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

16 мартта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Габдрахман авылындагы боз сараена проект документлары таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.

Шушы көннәрдә Совет урамында яңа боз сарае төзелешенең 1 нче этабында актыккы тикшерү тәмамланды, кагыйдә бозу очраклары ачыкланмады. Актыккы тикшерү акты – кисәтүләрсез.

Төзүче – Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Габдрахман авыл җирлеге башкарма комитеты. Техник заказ бирүче – «ПромАудитНефть» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «СМУ-8» ҖЧҖ. Проектлаучы – «ИТЦ Союз» ҖЧҖ.

Бина административ-көнкүреш корпусыннан (АБК), боз аренасыннан һәм технологик биналары булган янкормадан тора. Аның гомуми мәйданы – 3988,1 кв. м. Төзелеш күләме 28896,1 куб. м тәшкил итә. Ул шәйбәле хоккей буенча укыту-күнекмә дәресләре, шулай ук массакүләм рәвештә тимераякта шуу өчен билгеләнгән.

Административ-көнкүреш корпусының беренче катында түбәндәгеләр урнашкан: керү төркеме (тамбур, сак кабинеты, кием бүлмәсе, уенчыларның вестибюль/ял зонасы, фойе), администратор кабинеты, прокат бүлмәләре, тимераякларны чарлау бүлмәләре, медицина блогы (коридор/көтү, җыештыру кирәк-яракларын саклый торган урын, бәдрәф бүлмәсе), 22 кешегә 2 киенү-чишенү бүлмәсе (киенү бүлмәсе, кием һәм аяк киеме киптерү бүлмәсе, җыештыру, душ алды өлеше белән душ бүлмәсе), бәдрәф бүлмәләре (хатын-кызлар, ир-атлар, хәрәкәте чикләнгән халык төркемнәре өчен универсаль кабина), җыештыру кирәк-яракларын саклый торган урын, электр щиты.

Административ-көнкүреш корпусының икенче катында коридор, 22 кешегә 3 киенү-чишенү бүлмәләре блогы, кием-салым һәм аяк киеме киптерү бүлмәсе, бәдрәф, душ бүлмәләре), методик кабинетлар, ярдәмче бүлмәләр (инвентарь, бәдрәф, чишенү, душ бүлмәләре), җыештыру кирәк-яракларын саклый торган урын,  венткамералар урнашкан.

56,0 х 26,0 м киңлектәге боз аренасы 51 тамашачы урынга исәпләнгән. Шәхси җылылык пункты (ИПП), су төене, җыештыру кирәк-яракларын саклый торган урын, слесарь бүлмәсе бар. Янкормада техник бүлмәләр (электр щиты, венткамералар, бозны карау бүлмәләре), инвентарь, хуҗалык кирәк-яраклары, хезмәткәрләрнең көнкүреш бүлмәләре (ир-атлар һәм хатын-кызлар киенү-чишенү бүлмәләре, душ, җыештыру, ашау бүлмәсе) урын алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International